«Урман даруханәсе»: уен-сәяхәт (0+)

26 май көнне 17 нче санлы китапханә 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Урман даруханәсе» дигән уен-сәяхәт оештырды. 

IMG-20210526-WA0045
20210526_112947
IMG-20210526-WA0016

Уен барышында балалар туган як табигате белән танышты, дару үләннәре, кайсы үсемлекләрнең нинди чирдән файдалы булуы, аларны дөрес итеп җыю, табигатькә сакчыл караш турында белде. «Урман кырыенда» тукталышында балалар тасвирлама һәм исе буенча үләннәрне таныдылар, «Басу сукмагы» тукталышында Э.Шимның «Очень вредная крапива» хикәясен тыңладылар. «Яшел табиблар» тукталышында нәниләр, «Дару үләннәре белгечләре», «Бака яфрагы – безнең тугры дус» уеннарында катнашып, үзләрен чын фито табиблар итеп хис итте. Ю. Дмитриевның «Кто в лесу живет и что в лесу растет», Н. Павловның «Загадки цветов», А, Плешаковның «Зеленые страницы» китаплары исә дару үләннәрен тану буенча белемнәрен ныгытты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: